ТЫЙНАКЛЫГЫҢ ТЫЯ БЕЛМӘСӘҢ
...Ничә йөз ел янәшә яшәгән халыкка, аның әдәбиятенә, язучы-шагыйрьләренә ябырылганчы, үз күзеңдәге чүпне, чүпне генә түгел, бүрәнәне күрәсе, алып атасы да бит. Тик күрмиләр. Россиядә миллион да бер проблема бүген. Хезмәт хаклары, пенсияләр ташка үлчим. Фәкыйрьлек арта, хакимият тирәсенә елышкан төркем байый тора. Кем белән ачуланышып була, барысы белән дә, бөтен алдынгы дөнья белән талашып, низагка кереп беттек...
Татар үзенең толерантлыгын күптән исбатлады инде. Бездә йөз генә түгел, йөз илле - ике йөз процентлы толерантлык. Үзебезнең үк мәкаль “Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар”, дисә дә без аның беренче өлешен генә игътибарга алабыз кебек - усаллык юк татарда. Икенче өлешкә дә карасак, ул кадәр үк килешүчән, тыйнак булмас идек. Телебезне мәктәпләрдән куып чыгарганда да дәррәү күтәрелеп аласы, ил, аның җитәкчеләре ишетерлек шау-шу куптарасы урында, борын астыннан гына дигәндәй шыңшып, ул җәберне дә сәер бер күндәмлек белән “йотып” җибәрдек. Безгә – холык-гамәлләребезгә хәтта “пассив оборона” дигән төшенчә дә туры килеп бетми кебек.
Ә кемнәрдер һәрдаим һөҗүмдә. Кирәктә дә, кирәк түгелдә дә. Алар үзләре белән янәшә яшәүчеләрнең хәтере калыр, дип нәзәкатьлек саклап, бездәй кәнфитләнеп тормый. Үткән якшәмбедә барыбыз да белгән мәгълүм интернет-басмада республикабызда нәшер ителүче мөхтәрәм журналның мөхтәрәм баш мөхәррире белән саллы әңгәмә бирелгән иде. Бүгенге милли әдәбият, әдәби әсәрләргә, китапка ихтияҗ, тәрҗемә эше, һ.б. турында. Кыскасы, бер сулышта укыла торган тере, актуаль интервью. Әңгәмә астында, гадәттәгечә, комментарий-бәяләмәләр. Анда проблемаларны чишү юллары, шул исәптән янәшә яшәүче милләт вәкилләреннән дә эшлекле киңәш, тәкъдимнәр, дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Репертуарын һаман да үзгәртмәгән карагруһ кавем азына анда: “Сезнең һәр авылда берничә халык язучысы һәм җырчысы инде”. Язучылар союзы да, имештер, бюджеттан акча имеп ятучы колхоз. Тукаебыз да уртакул шагыйрь икән, чын даһилар булмаганга гына аны байрак итеп күтәргәнбез. Бер коммент авторының исә, СССР “үлгәнче” дә аннан соң да, татар язган бер генә рәтле әсәр дә укыганы булмаган, һ.б.
Татарлыкка, әдәбиятебез-сәнгатебезгә, республика хакимиятенә кагылышлы язмаларга комментарияләр кайчагында җидешәр йөзгә җитеп, артып та китеп, үзен, үз милләтен генә кешегә санаучылар анда безнең адреска нәрсә генә атмый да, ни генә якмый. Республика җитәкчесенең “президент” дип аталуы да аларның саруын күптәннән кайнатып тора, татар баласының нинди дә булса югары кәнәфигә ирешүе - бөтенләй үтерә. Татар милләтле яшь җитәкчеләр, дигәндә алар күптән инде үзләре уйлап тапкан кимсетүле махсус сүз - “удащливый” (нәкъ менә “щ” хәрефе аша) төшенчәсен куллана. Ике сүзнең берендә, татарны түбән төшерегә теләп, “аульный” кләймәсе тагуны әйткән дә юк. Кыскасы, анонимлык савыгуга өметсез шовинистны шул тикле азындыра - иң кара, иң пычрак фикерләрен дә читенсенмичә тезеп кенә торалар. Анонимлыкның, икенче яктан караганда, аз-маз файдасы да бар кебек: татарны күралмаганнарның уй сөрешен, эчләрендә нәрсә ятканын шул комментлар аша үтәли белеп торабыз. Аларның чын йөзен күрәбез...
Татар җанлы халык, зыялыларыбыз, әлбәттә, җавапсыз калмый. Тик ниндидер контрһөҗүм, тегеләрне туздырып ташлау хакында сөйләрлек түгел. “Сугышчы”ларыбыз әллә артык аз санлы, әллә компьютер белән дус түгел, әллә басманы бик өнәп бетерми – әйтүе кыен. Ә тегеләр аның саен ныграк явызлана, чөнки күпчелек очракларда җәзасыз кала. Ләкин алда искәртелгән әңгәмә астында милләтне, аның әдәбиятен яклаучылар оештырган каршы һөҗүмнең ярыйсы көчле, үтемле булуы сөендерде. Шуларның берсен тәрҗемәсез генә бирәсем килә.
“Комментарии конечно огонь. Мне даже не то что жаль вас, но как-то грустно от такого соседства. В воскресенье сидеть, писать уничтожительные комментарии в адрес своих соседей... Это многое говорит о вас. Ведь у вас все в “порядке” с культурой, языком, наукой, да и просто со страной, где вы являетесь образующим. Вместо размышлений об этом, вы пытаетесь топтаться на проблемах соседей. Без комментариев, как говорится. 30 лет режима превратило вас из народа первооткрывателя космоса вот в это вот существо. Институт семьи рушится, образование и медицина под плинтусом, вырождение, аморальность и пьянство... И это все лишь за 30 лет. Татары веками жили под "чуждым" режимом. И естественно нам тяжело быть на равне с достижениями “старшего брата”. Это все в прошлом. Эти самые достижения. И наверно от того вы здесь самоутверждаетесь в воскресенье, апрельским утром. По поводу бюджетных средств. Ваши бюджетные средства катаются в виде танков и живой силы вдоль границы с Украиной. А так же вылетают из бомболюков в Сирии. Кто-то тратит на книги, а кто-то на что-то другое”.
Монда тагын нәрсәдер өстәү урынсыз кебек. Чыннан да йөзләрчә ел янәшә яшәгән халыкка, аның улларына, әдәбиятенә, язучы-шагыйрьләренә ябырылганчы, үз күзеңдәге чүпне, чүпне генә түгел, бүрәнәне күрәсе, алып атасы да бит. Тик күрмиләр. Россиядә миллион да бер проблема. Хезмәт хаклары, пенсияләр ташка үлчим. Фәкыйрьлек арта, хакимият тирәсенә елышкан төркем байый тора. Кем белән ачуланышып була, барысы белән дә, бөтен алдынгы дөнья белән низагка кереп беттек. Бүген без ниндидер “православияле Иран” - санкцияләр элмәге һаман кысыла тора. Шуларның барысына да карамастан, безне һаман да бөеклек дип аталган мираж ягына каералар, шуңа ышандырмакчылар. Ул гына да түгел, “ак эт бәласе – кара эткә” дигәндәй, күпсанлы бәлаләрдә нәкъ менә татарны гаепле итеп калдырасылары килә. Россиянең Европадан артталыгын Алтын Урда, аның йогынтысы белән аңлатуларын язган идек инде. Мәскәү җелеген суыра-суыра “кабарып” беткән республикабыз хакында да.
Комментарий авторына рәхмәт әйтәсе, аңа “авыр артиллерия”ңне ешрак куллан, диясе килә. Ул залптан соң интернет-газета битендә - шул язма астында шашынган шовинист кавем авызын япты, кулын тыйды, дияргә була. Иң яхшы оборонаның һөҗүм икәнен белгән тәкъдирдә без татарга нәкъ шул сыйфат – чамалы, уйланылган усаллык (агрессия сүзен язасы килми) җитми. 470 ел буе башкалар кулында яшәп тә исән калу ул әле гомерлек исәнлекне аңлатмый. Вакыйгалар агышы тизләнә, һөҗүм дә шовинистлар ягыннан гына түгел. Татарга үзаң гына түгел, гади гражданлык активлыгы да җитенкерәми. Ә бит басынкылык, түзем, дәшмәү кебек сыйфатлар белән үзеңне икенче сортка чыгарып кую арасында тәңгәллек бар. Үзебезнең беркемнән дә ким булмаган беренче сортлы милләт икәнебезне онытмыйк...
| # | Наименование новости | Тональность | Информативность | Дата публикации |
|---|---|---|---|---|
| 1 | «Тил - къайсы халкъны да энчи байлыгъыды» | 0 | 20.11 | 29-07-2026 |
| 2 | Halk maslahatynda ediler öýdülýän teklipler ilatda 'uly alada' döredýär | 0 | 8.28 | 04-08-2026 |
| 3 | Mejlisde ýene hökümeti 'abraýdan gaçyrýan' teklipler edilermi? | 0 | 8.62 | 07-08-2026 |
| 4 | Уллу къыйыны атын унутдурлукъ тюйюлдю | 0 | 21.38 | 24-07-2026 |
| 5 | Окъутууну бла юйретиуню къыйматлы амалларын табыуну къайгъысын кёрюп | 0 | 14.88 | 20-08-2026 |
| 6 | Тәндәге знактар. Ҡолаҡтан өҫтә сикә сәнсһә, бараһы ергә бармаһағыҙ ҙа ... | 0 | 6 | 18-07-2026 |
| 7 | 90 чылдарда ЧЕЛНОКИ шокар сумкаларлыг, хепти кыдаттан, киргизиядан, турциядан ажырып ... | -5 | 3 | 11-07-2026 |
| 8 | 90 чылдарда ЧЕЛНОКИ шокар сумкаларлыг, хепти кыдаттан, киргизиядан, турциядан ажырып ... | -5 | 3 | 08-07-2026 |
| 9 | Россия. До самых, до окраин Нынешнее отношение власти к мигрантам — ... | 0 | 7.09 | 25-07-2026 |